29 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Яр Чаллы-Сарман юлында чираттагы юл һәлакәте теркәлде
28 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 37 километрында ВАЗ-217230 йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламый һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламый, каршы якка чыга һәм ГАЗ-37054А автомобиле белән бәрелешә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-217230 автомобиле пассажиры уң яктан чигә гематомасы һәм уң яктан аяк имгәнүе белән Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина...
-
Карашай Саклау мәктәбе укучысы теннис ярышында өченче урын алды
Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә теннис буенча VI Мемориаль ярышта Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ләйсән Сәгъдиева өченче урын алды. Әйтеп үтәргә кирәк, физкультура укытучысы Фәрит Гыйләҗев кул астында чыгыш ясаучы команда беренче ел гына шөгыльләнә.
-
Сарманда инвалидларга бушлай мунча керү мөмкинлеге каралган
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 29-30 ноябрь һәм 6-7 декабрь көннәрендә инвалидларны бушлай мунча кертү оештырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-50-64.
-
Буралы Чишмәгә "Хатирә" ансамбле килә
Аналар көне уңаеннан чаралар дәвам итә. 30 ноябрьдә Буралы Чишмә авылы мәдәният йортына Азнакайның "Хатирә" ансамбле концерт белән килә. Керү - ирекле, концерт 18:00 сәгатьтә башлана.
-
Сарман районында көпчәкләрне алыштырыр чак җитте
Татарстанда кар озак кына яумыйча торды. Инде декабрь җитә, дигәндә, кыш билгеләре күренә башлады: кар, җил, түбән температура, бозлавык. Димәк, автомобильнең җәйге көпчәкләрен кышкыларга алыштырыр вакыт. Тик аны ничек дөрес сайларга соң? Һәрбер автомобиль сөюче белә - кыш җиткәч, автомобиль шиннарын алыштырырга кирәк. Әлбәттә, кыш буе җәйге көпчәк белән йөрүче...