САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында көпчәкләрне алыштырыр чак җитте

Та­тарс­тан­да кар озак кы­на яу­мый­ча тор­ды. Ин­де де­кабрь җи­тә, ди­гән­дә, кыш бил­ге­лә­ре кү­ре­нә баш­ла­ды: кар, җил, тү­бән тем­пе­ра­ту­ра, боз­ла­вык. Ди­мәк, ав­то­мо­бильнең җәйге көпчәкләрен кышкыларга алыштырыр ва­кыт. Тик аны ни­чек дө­рес сай­лар­га соң? Һәр­бер ав­то­мо­биль сө­ю­че бе­лә - кыш җит­кәч, ав­то­мо­биль ши­нна­рын алыш­ты­рыр­га ки­рәк. Әл­бәт­тә, кыш буе җәй­ге көпчәк бе­лән йө­рү­че...

Та­тарс­тан­да кар озак кы­на яу­мый­ча тор­ды. Ин­де де­кабрь җи­тә, ди­гән­дә, кыш бил­ге­лә­ре кү­ре­нә баш­ла­ды: кар, җил, тү­бән тем­пе­ра­ту­ра, боз­ла­вык. Ди­мәк, ав­то­мо­бильнең җәйге көпчәкләрен кышкыларга алыштырыр ва­кыт. Тик аны ни­чек дө­рес сай­лар­га соң?

Һәр­бер ав­то­мо­биль сө­ю­че бе­лә - кыш җит­кәч, ав­то­мо­биль ши­нна­рын алыш­ты­рыр­га ки­рәк. Әл­бәт­тә, кыш буе җәй­ге көпчәк бе­лән йө­рү­че тә­вәк­кәл ке­ше­ләр дә бар. Тик бу - бит үзең­не ге­нә тү­гел, баш­ка­лар­ны да кур­кы­ныч ас­ты­на кую. Шу­ңа ши­ннар­ны, сезонга карап, алыш­ты­ру мө­һим.

Хә­зер кыш­кы көпчәкнең төр­ле­дән-төр­ле­лә­ре бар. Тү­бән тем­пе­ра­ту­ра бул­ган­да, кы­ен һа­ва шарт­ла­рын­да кур­кы­ныч­сыз­лык­ны арт­ты­ра тор­ган ши­ннар мах­сус сырлы про­тек­тор бе­лән җи­һаз­лан­ган. Ул ма­ши­на­ны боз­ла­вык­та, кар­да, җе­бе­гән кар­лы юл­да чай­кал­мый тор­ган итә.

Шу­лай ук кыш­кы көпчәкнең юл­да та­еп ки­тү­гә кар­шы ши­п­лар бе­лән тәэ­мин ител­гән­нә­ре дә оч­рый. Тик мон­дый ши­ннар­ны шә­һәр ар­тын­да яшәү­че­ләр­гә һәм кү­бе­сен­чә боз­ла­вык­та йө­рер­гә мәҗ­бүр бул­ган шо­фер­лар­га гы­на ки­ңәш итә­ләр, чөн­ки ко­ры ас­фальт­та аның ши­п­ла­ры юл бе­лән ка­гы­лу­ны шак­тый ки­ме­тә. Ди­мәк, юл һә­ла­кә­те кур­кы­ны­чы ар­та.

Бел­геч­ләр ши­ннар­ны кыш­кы­га, бе­рен­че боз­ла­вык­лар баш­лан­ган­чы, көн­лек тем­пе­ра­ту­ра +7 гра­дус бул­ган­да ук, алыш­ты­рыр­га ку­ша­лар. Тик бу та­ләп­кә ко­лак са­лу­чы­лар аз, шу­ңа кү­рә бе­рен­че боз­ла­вык­лар баш­лан­гач, күп юл һә­ла­кәт­лә­ре тер­кә­лә.

Кыш­кы көпчәкне дө­рес сак­лау да мө­һим роль уй­ный. Мо­ның өчен ва­кыт һәм урын гы­на тү­гел, кай­бер бе­лем­нәр дә ки­рәк. Га­ра­жы бул­ма­ган ке­ше­ләр­гә мах­сус ком­па­ни­я­ләр кыш­кы ши­н-нар­ны сак­лау бу­ен­ча яр­дәм күр­сә­тә. Әгәр дә ин­де сез алар­ны үзе­гез сак­лау­ны ку­лай кү­рә­сез икән, шу­лар­ны ис­тә то­ты­гыз: ко­яш нур­ла­ры тө­шә тор­ган, юга­ры дым­лы­лык бул­ган һәм төр­ле җы­лыт­кыч­лар тор­ган урын­нар­да кыш­кы көпчәкне сак­лар­га яра­мый.

Шу­ны оныт­ма­гыз: кыш­кы көпчәк кур­кы­ныч­сыз­лык­тан ту­лы­сын­ча арын­дыр­мый, ул ба­ры тик кар­лы-боз­лы ва­кыт­та юл­да йө­рү­не уңай­лаш­ты­ра. Ба­ры­сы да сез­дән то­ра. Юл­лар­да сак бу­лы­гыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев