Александровка авылында яшәүче Разима һәм Яхъя Фәсхетдиновларның ихатасына килеп керүгә, үзеңне "оҗмах" бакчасына эләккәндәй хис итәсең: һәркайда күз явын алырдай матурлык, зәвыклык каршы ала. Чәчәкләрне Разима ханым бар күңелен биреп тәрбияли. Аеруча роза, гладиолус, портулак, цинния, петунияләрне ярата ул. Камил белән Диләрә каникул буе әбиләрендә торалар, бакчада аның кул арасына...