Узган атнада район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" конкурсының гала-концерты үткәрелде. Ул быел үзенең тагы да тирәнрәк эчтәлекле, төрле милләт биюләренә, бию төркемнәре чыгышларына бай булуы, жанрлар төрлелеге, матур куелыш, яшь башкаручыларыбызның осталыгы белән сөендерде.
Конкурс башта биш - Яңа Әхмәт, Сарайлы, Петровка Завод, Шәрләрәмә, Сарман зоналарында үткәрелде. Анда 5...