САРМАН
  • Рус Тат
  • 13 февраль 2013 яңалыклары

    • 13 февраль 2013 - 10:06
      Гриппны җиңеп була!
      Суык тию һәм грипп безне кыш буе эзәрлекли. Профилактика чараларына бераз гына илтифатсыз карауга, грипп ега да сала. Мәсәлән, С витаминына бай лимонның файдасы әйтеп бетергесез. Әлеге витамин вирусларны үтерүче интерферон дигән матдә эшләп чыгаруны арттыра икән. "Грипп, суык тимәсен, дисәгез, көн саен 1 грамм С витамины организмыгызга керсен, -...
    • 13 февраль 2013 - 09:58
      Без бу җирдә яшисе
      Авылны бердәмлек яшәтә Азалак авыл җирлегендә былтыр җыелышта Юлтимернең Үзәк урамында су проблемасын күтәргәннәр иде. Авыл җирлеге башлыгы Тәзбир Гәрәев әйтүенчә, анда билгеле бер күләмдә эшләр башкарылган, тик алар көткән нәтиҗәне бирмәгән. Шуңа күрә биредә быел да эшләр бар әле. Янгынга каршы чара буларак, Юлтимердә буа буылган, авылларда урам утларының...
    • 13 февраль 2013 - 09:57
      Үзебезгә дә саклану кирәк
      Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештыру һәм гамәли чаралар уздырылуга карамастан, республиканың сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә янгыннар чыгу очраклары бетеп тормый. Былтыр Чирмешән районындагы картлар интернат-йортында, Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә, Балык Бистәсе үзәк хастаханәсендә һәм дүрт мәктәптә янгын чыкты. Ел башы белән исә Россиядә инде берничә шундый очрак теркәлде....
    • 13 февраль 2013 - 09:53
      Пенсия системасы: үзгәрешләрне беләсеңме?
      2012 нче елның декабрендә пенсия системасына кагылышлы күп кенә законнар кабул ителде. 2013 нче елда пенсионерларны һәм эшләүче кешеләрне нинди үзгәрешләр көтә соң? Пенсионерларның хезмәт пенсияләре 1 нче февральдән 6,6 процентка арткан булса, 1 нче апрельдән тагын 3,3 процентка арту көтелә. 1 нче апрельдән социаль пенсияләр - 5,1 процентка, айлык...
    • 13 февраль 2013 - 09:45
      һөнәрләре белән бәхетлеләр
      Дөньяда иң киң таралган авыруны беләсезме? Статистик мәгълүматлар буенча Җир шарының 90 процент халкы, ягъни якынча 6,3 миллиард кеше, стоматолог ярдәменә мохтаҗ. Сарман районында халыкка стоматология хезмәтен Җәлил бистәсендә, Сарман, Саклаубаш авылларында тәҗрибәле табиблар күрсәтә. Һәр табиб эш көнендә якынча 10 пациентны кабул итә. Сарман сырхауханәсендә өч теш табибы, өч...
    • 13 февраль 2013 - 09:44
      Корал алганчы, ныклап уйла
      Бүгенге көндә күп кенә гражданнар утлы корал - ау мылтыгы яки чикләнгән күләмдә зыян сала торган, халык арасында "травматик мылтык" дип аталучы кораллар, аларны кайда алып булу хакында кызыксыналар. Әлеге сорау белән без Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлегендә лицензия-рөхсәт эше белән шөгыльләнүче Фәнүзә Фәнүс кызы Яһудинага мөрәҗәгать иттек. -...
    • 13 февраль 2013 - 09:36
      Тормышны бергәләп матурлыйбыз
      Авылларда үткән җыелышларда узган ел җирлекләрдә, агрофирмаларда башкарылган эшләр анализланды, алга планнар билгеләнде. Халык үзен борчыган сорауларны да күтәреп, аларга җавап алды. Соңгы елларда Саклаубаш авыл җирлегендә күп кенә матур үзгәрешләр булды. Халык алардан канәгать булып, үзе дә тулы канлы тормыш белән яши. Үзгәрешләрнең халыкны иң сөендергәне 2011 нче елда...
    • 13 февраль 2013 - 09:15
      Стартка бердәм бастык
      Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча иң масштаблы чараларның берсе - "Россия чаңгы юллары" дип аталучы Бөтенроссия масса-күләм чаңгы ярышы. Ул 1982 нче елдан даими уздырылып килә. Быел бу ярышта ил буенча катнашучылар саны 700 меңнән артып киткән. Безнең районда ул 9 нчы февраль көнне Сарманның "Старт" чаңгы базасында...
    Реклама