САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышны бергәләп матурлыйбыз

Авылларда үткән җыелышларда узган ел җирлекләрдә, агрофирмаларда башкарылган эшләр анализланды, алга планнар билгеләнде. Халык үзен борчыган сорауларны да күтәреп, аларга җавап алды. Соңгы елларда Саклаубаш авыл җирлегендә күп кенә матур үзгәрешләр булды. Халык алардан канәгать булып, үзе дә тулы канлы тормыш белән яши. Үзгәрешләрнең халыкны иң сөендергәне 2011 нче елда...

Авылларда үткән җыелышларда узган ел җирлекләрдә, агрофирмаларда башкарылган эшләр анализланды, алга планнар билгеләнде. Халык үзен борчыган сорауларны да күтәреп, аларга җавап алды.
Соңгы елларда Саклаубаш авыл җирлегендә күп кенә матур үзгәрешләр булды. Халык алардан канәгать булып, үзе дә тулы канлы тормыш белән яши.
Үзгәрешләрнең халыкны иң сөендергәне 2011 нче елда Саклаубаш белән Өчөйле Саклау арасында асфальт юл салыну булгандыр. Ничә еллар "интектергән" - язгы-көзге пычракларда үтәлмәслеккә әйләнә торган булган ул юлдан хәзер рәхәтләнеп йөриләр. Былтыр исә Өчөйле Саклауда километрдан артык асфальт түшәлде, фельдшер-акушерлык пункты ачылды. "Авылларда корылыклы елда да суга кытлык булмады, - диде җыелышта үз чыгышында җирлек башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев. - Чөнки бер ел эчендә су линияләре яңартылды. Халыкның тормыш-көнкүреше әйбәт булсын өчен шартлар җитәрлек. Мал асраучыларга салам чикләнмәгән күләмдә бирелде. Печән чабып алырга теләгәннәргә агрофирма чапкыч белән ярдәм итте, фураж, көрпәне бүген дә сатып бирә. Шәхси хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне сату мөмкинлеге бар. Шәхси эшмәкәр Ринат Габидуллин, буран булса, үз тракторы белән юлны ачып, Өчөйлегә дә бара". Җирлек башлыгы төзекләндерү, чистарту эшләрендә пенсионерларның да актив булулары, чүплекләрнең межалануы, салымнар җыю, агрофирма ярдәме белән бәйрәмнәр үткәрү, авылдашларының үз чиратында дару үләннәре җыюда катнашулары, участок хастаханәсе, җирлектәге бюджет оешмалары эшчәнлеге, янгынга каршы ирекле халык дружиналары оештырылу һәм башкалар турында сөйләде. Аның җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 65 бала булу турындагы мәгълүматны җиткерүе иң куанычлысы булгандыр, мөгаен. Чөнки һәр елны беренче сыйныфка ун бала бару авылның киләчәге булуын күрсәтә. Әлфис Фәйзрахманович башкарылган эшләр өчен авылдашларына, район һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре дә ирештерде.
"Туган як" - "Родные края" агрофирмасы директоры Рөстәм Шәрипов Саклаубаш бүлекчәсенең агрофирмада иң зуры булуын, иң зур уңышның да биредә алынуын әйтте. Терлекчелек фермасында да эшләр әйбәт кенә бара. Берничә ел элек һәр сыердан савылган уртача сөт 2500 килограмм булса, былтыр ул 3120 килограмм тәшкил иткән. Савымчылар, бозау караучылар хезмәтенә югары бәя бирде җитәкче. Аларны, шулай ук механизаторларны исемләп атап, һәркайсына рәхмәт сүзләре җиткерде. Бүләкләүләр дә күп булды. Рөстәм Мирзагалиевич уҗымнарның әйбәт торышта булуларын, техника ремонты өчен шартлар тудырылуын, гомумән, елның әйбәт башлануын әйтте, алга планнар белән таныштырды.
Саклаубаш җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуга муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова килгән иде. Ул җыелышта зур проблемалар күтәрелмәүне халык өчен эшләнгән эшләрнең күләмле булуы нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте. Җирлекнең үзендә дә үрнәк гаиләләрнең күп булуын, авылларның төзек, матур булуына һәркемнең өлеше керүен белдереп, киләчәктә дә сокланырлык итеп яшәүләрен теләде, кыскача районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды.
«Күрсәтергә эшләре бар,
Тарихы бар сөйләргә», - дип яза туган җиренә багышлаган бер шигырендә Нурия Гарифҗанова. Чыннан да, Зур Нөркәй авыл җирлегендә сокланырдай эш-гамәлләр аз түгел.
Соңгы елларда Хөкүмәтнең авылларга йөз белән борылуы, аларны үстерү өчен максатчан программалар кабул итүе дә әйбәт булды. Тарала башлаган авылларга яңадан җан керде, халык үз нигезендә яшәп, эшләп көн күрүнең кулайрак икәнен аңлады. Шәхси хуҗалыкларны җәелдерү өчен бирелә торган ташламалы кредитлар бу юнәлештә зур ярдәм булды. Зур Нөркәй авыл җирлегендә аннан 75 кеше файдаланган. Күпчелек кеше аны сарайларын яңартуга, маллар, техника алуга тоткан. Үз эшеңне башларга бирелүче субсидияне 21 кеше алган. Мондый эшләрдә, билгеле, тәвәккәллек тә кирәк. Шундыйларның берсе - Дамир Гыйниятуллин гаиләсе, диде үз чыгышында җирлек башлыгы Әлфия Шәрәфетдинова. Гаилә фермасында бүген 80 баш дуңгыз асрала. Менә дигән йорт җиткереп кергәннәр. Авылда яшь гаиләләрнең калуы, үз эшләрен башлап, йортлар җиткереп яшәүләре -матур күренеш. Соңгы вакытта гына биш яшь гаилә өй салган, бүген Ринат Әшрафҗанов йорт җиткерә. Демографик хәл дә гел үк начар түгел, былтыр авылда алты бала туган. Ә быел беренче сыйныфка унбер бала барачак. Күп балалы ун гаиләнең барысына да җир кишәрлекләре ызанланган.
Зур Нөркәй мәктәбендә сигез авыл балалары укый. Укытучылар коллективы көчле. Узган ел өч укучы мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган, төрле бәйгеләрдә җиңүләре күп. Балалар бакчасы, китапханә, клуб, почта, медпункт хезмәткәрләре дә үз эшләрен тиешле югарылыкта башкаралар. Җирлектә янгын депосы эшли. Җирлек башлыгы барлык эшләрдә дә авыл халкының ныклы ярдәмен тоюын да әйтте. Кемгә мөрәҗәгать итсәң дә, кире кагучы юк, дип, бик күпләрне исемләп атап, рәхмәт җиткерде. Мәчет, дин әһелләре эше дә зур бәягә лаек. Анда быел кергән хәерләр һәм агрофирма ярдәме белән күләмле генә ремонт эшләре үткәрелгән. Имам-хатыйб Фоат абый агрофирма директоры Азат Зәйнак улына, «Узган атнада гына Оркыя апа мәчет файдасына алты мең сум акча бирде», - дип, аңа, иман юлында булган башка авылдашларына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Сүз дә юк, авылда проблемалар да җитәрлек әле. Нөркәйлеләрнең авыл урамнарында асфальт күрәселәре килә. Былтыр эшмәкәр Фаяз Сәлимгәрәев С.Рәфыйков урамына егерме машина вак таш салдырган. Җирлектә өч кибет эшләсә дә, Кече Нөркәйдә кибет юк. Балалар бакчасына ремонт кирәк. Туган авыл - туган йорт ул, монда бөтен кешегә дә уңайлы булырга тиеш, ди Әлфия Гатуф кызы һәм бик дөрес әйтә.
«Нөркәй» агрофирмасы директоры Азат Нәҗметдинов үз чыгышын, гадәттәгечә, иген уңышыннан башлады. Былтыр биредә ул 12925 гектарда игелеп, һәр гектарыннан уртача 26 центнер уңыш алынган. 33651 тонна тулаем җыемның 31445 тоннасы сатылган. Аны, шикәр чөгендере һәм башкалар сатудан 385 миллион сум акча кергән. Терлекчелектән керем 93 миллион сум тәшкил иткән. Агрофирмада эшләүче бер кешегә исәпләгәндә, керем - 1080 мең сум.
Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе авыл хуҗалыгын күпмедер авырлыклар алдына куйды. Хәзер ашламалар, ягулык-майлау материалларына бәяләр дә бөтендөнья бәясе булачак. Аларның субсидияләнүләре дә икеле. Димәк, табышлы эшләргә телисең икән, биләүле пар җирләре, органик ашламалар куллану кебек биологик алымнарга күчәргә туры килердер. Азат Зәйнакович социаль мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе турында да әйтеп алды. Агрофирма оешкан 2006 нчы елдан башлап егерме дүрт гаиләнең яшь белгечләр, яшь гаиләләр өчен булган программалар нигезендә йортлы булуларын, беренче сыйныфка баручы балаларга бүләкләр тапшырылуын, эшчеләрнең санаторийларда сәламәтлекләрен ныгытуларын, мәчеткә, бәйрәмнәр үткәрүгә матди ярдәмне шулар рәтенә кертергә кирәк.
Җыелышта шулай ук полициянең участок инспекторы Рәсим Сафин, муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова чыгышлары тыңланды, бүләкләүләр булды.
Яңа Имән авыл җирлегендә 662 кеше яши. Биредә дә, башка җирлекләрдәге кебек, ел дәвамында эшләрне күмәкләшеп башкаралар, проблемаларны җиңәргә тырышалар. Бу бигрәк тә язгы чистарту-төзекләндерү икеайлыгында ачык күренә. Урамнарны чүп-чардан арындыру белән беррәттән, былтыр Күтәмәле мәдәният йорты каршына 120 төп нарат утыртылган. Күтәмәлелеләр зур эшләрдә булышлык итәрлек иганәче якташлары булу белән дә бәхетлеләр, дияргә кирәк. Былтыр Күтәмәле мәдәният йортында һәм мәчеттә зур күләмле ремонт эшләре үткәрелгән. Ярдәмнәре өчен җирлек башлыгы Гөлүс Фәттахов Миргазиян Таҗиев һәм Ләззәт Әхмәтшинга рәхмәт сүзләре ирештерде. Бәйрәмнәр уздырганда, агрофирма да ярдәмгә килә.
Җирлектә гаилә фермалары булдыру буенча билгеле бер күләмдә эш алып барыла. Буралы Чишмә авылында Маликов Флерның гаилә фермасы әйбәт кенә эшли, анда 65 баш мөгезле эре терлек, шуның эченнән 30 баш савым сыер асрала. Шәхси хуҗалыкларда халык мал-туар, кош-корт, умарта асрап көн күрә, үзеннән арткан продукцияне сату мөмкинлеге бар.
Халыкка мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, медпунктлар, саклык банкы, почта бүлекчәләре, мәдәният учаклары хезмәт күрсәтә. Буралы Чишмә авылы клубы йорт кинотеатры һәм радиоприемниклар белән бүләкләнгән. Җирлектә якын киләчәктә эшләнәсе эшләрдән Күтәмәле авылында дүрт километр озынлыкта су линияләрен алыштыруны, Яңа Имән медпунктына капиталь ремонт һәм Күтәмәле белән Яңа Имән авыллары арасындагы юлны ремонтлауны атарга кирәктер.
Җыелышта агрофирма директоры Яхъя Фәсхетдинов, полициянең участок инспекторы Фәнис Әюпов, ветераннар советы рәисе Гөлүсә Маликова чыгышлары тыңланды. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров йомгаклау сүзе белән чыгып, районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев