14 май 2017 яңалыклары
-
Әчтерхан Сабантуенда безнекеләр дә катнашты
Әчтерханда үткән федераль Сабантуйда безнең райондашларыбыз да катнашты. Бөтендөнья татарлар конгрессының район вәкиле буларак, анда республика делегациясе составында Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина да булды.
-
Район халкы, газетага язылып, телевизорлы була ала
15 майдан «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Языл һәм телевизор от» акциясендә катнашыгыз. 30 июньгә кадәр «ТАТМЕДИА»нең кимендә өч басмасына (басмалар исемлеге - tatmedia.ru сайтында һәм почта бүлекчәләрендә) язылып, квитанция күчермәсен «Акция» билгесе белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресына җибәрергә кирәк. Телевизор, фотоаппарат һәм башка бүләкләр оту мөмкинлеге...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшь чөгендер һәм кара ачы тормадан салат
Сезгә яшь чөгендер һәм кара ачы тормадан салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кара ачы торма - 1 данә; - чөгендер - 1 данә; - башлы суган - 1 данә; - үсемлек мае - 5 аш калагы; - шикәр - 1 чеметем; - тоз - тәм буенча. Зур суганны...
-
Иртәгә Сарманда "Гаиләм – бәхет учагы" дигән бәйрәм үтәчәк
Иртәгә, 15 майда, Сарманның "Дулкын" бассейны артындагы ял паркында "Гаиләм - бәхет учагы" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелә. Программада: зур концерт, күңелле уеннар, дискотека. Башлану вакыты - 19.00 сәгать. Рәхим итегез!