7 октябрь 2019 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова бөтен татар эстрадасын бер клипка берләштергән+ВИДЕО
Бу көннәрдә Илсөя Бәдретдинованың яңа "Юри генә" дип аталган клибы дөнья күрде.
-
Районда бөртекле культуралар суктыру төгәлләнде дип хәбәр итсәк тә, комбайнчылар әле дә басуда – алар рапс, көнбагыш суктыралар.
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. 11 сентябрьдән 30 сентябрьгә вакыт аралыгында эш күрсәкечләре буенча бүләкләнүчеләрнең барысы да “Сарман” агрофирмасыннан иделәр.
-
Җитәкчеләр алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләде
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр.
-
Җәлил №2 мәктәбе республика акциясенә кушылды
Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем мәктәбе республика күләмендәге “Табигатьне сакла!” экологик акциясенә кушылды.
-
Чаллыда яшәүче хатын, иреннән көнләшеп, бер малаен үтергән, икенчесен яралаган
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Сарманда һәм Җәлилдә тапшырулар туктатылып торачак
Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге филиалы хәбәр итүенчә, 8 октябрьдә, планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылу сәбәпле, Сарманда 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналоглы һәм цифрлы телевидение, радио тапшырулары туктатылып торачак.