САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җитәкчеләр алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр.

  • Чөгендер алу комбайнында эшләүчеләр арасында беренчелекне “Сарман” агрофирмасының бу ун көндә 216 гектарда эш башкарган Вәдүт Хөснуллин белән Айрат Шәймөхәммәтов экипажы яулады. Икенче урында – “Нөркәй” агрофирмасыннан Илгизәр Амануллин һәм Искәндәр Нигъмәтҗанов экипажы, алар 177 гектардан чөгендер алганнар. Өченче урын өчен, 156 гектар күрсәткече белән, “Сарман” агрофирмасыннан Заһир Шәйхеразиев, Фәрхәт Салихов һәм Илгиз Дәүләтшин бүләкләнделәр. Чөгендер төяүдә эшләүчеләр арасында беренчелек – “Сарман” агрофирмасы механизаторы Ринат Илдархановта. Ул ун көндә 16895 тонна чимал төяп җибәргән. Икенче урында – 12915 тонна чөгендер төягән “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Дамир Моратов, өченчедә, 12487 тонна күрсәткече белән, ”Нөркәй”дән Илфат Йосыпов булды.
    Шикәр чөгендере игү агрономнарын бүләкләү гектарның уңышы күләменнән чыгып башкарыла. Бу ункөнлектә алар арасында беренче урын өчен –“Нөркәй”дән Рөстәм Исмәгыйлов, икенче урын өчен – “Җәлил”дән Гөлнара Гарифуллина, өченче урын өчен “Сарман” агрофирмасы агрономы Рамил Шакирҗанов бүләкләнде.
    Районда шикәр чөгендере 8493 гектарда игелгән иде, бүгенгә аның 5403 гектары казылды. Һәр гектардан уртача 410 центнер уңыш алынып, барлыгы 221500 тонна татлы тамыр җыелды. Аның 157844 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев