1 февраль 2017 яңалыклары
-
100 яшьлек әбигә операция ясадылар, дип хәбәр салдылар коллегаларыбыз
Районыбызның Оет авылында яшәүче иң өлкән кешесе Хәкимә әби Закировага 100 яшь тулуы, бу юбилейның олы вакыйга буларак билгеләп үтелүе турында язган идек. Йөзьяшәрнең өендә булган район башлыгы Рәис Миңнеханов берничә ел элек күзләре күрми башлаган тыл ветеранының үткән тормышы белән кызыксынды, олы ихтирамын белдерде. «Тәрәзәдән әз генә көн яктысын...
-
Саклаубаш халкы урамга чыгарга курка
Хуҗасыз этләр проблемасы турында без язып чыккан идек. Алар Саклаубаш авылында да бар икән. - Балаларны урамга чыгарырга куркыныч, урамда этләр күп йөри. Ник асрыйлар микән аларны урамда йөртерлек булгач? - ди авыл халкы.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – какао белән шоколад торты
Сезгә какао белән шоколад торты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тары оны - 300 грамм; - какао-порошок - 2 аш калагы; - ак май - 180 грамм; - тавык йомыркасы - 3 данә; - шикәр - 150 грамм; - көпшәкләгеч - 1 чәй калагы; - куертылган сөт (пешкән) -...
-
Сарманнан Айгөл Заһидуллинаның комментарие иң кызыклы дип табылды
Дуслар! Без туфлиләр белән бәйле кызыклы күренеш фотосын сайтка куйган идек. Сездән ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә комментарийлар язуыгызны да сораган идек. Иң кызыклы комментарийны Сарманнан Айгөл Заһидуллина язды: Бигрәк оста биюче! Юкмы аны белүче? Ничек кайтып китте икән, Түфлиләрен кимиче? Алдан әйтелгәнчә, җиңүче sarman-rt.ru сайтында бушлай котлау...
-
Район газетасына 2017 елның икенче яртысына вакытыннан алда яздыру башлана
1 февральдән, ягъни бүгеннән район газетасына 2017 елның икенче яртысына вакытыннан алда яздыру башлана. "Сарман"га ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен - 644 сум 88 тиен, оешмаларга 734 сум 88 тиен тәшкил итә. "Новый Сарман" газетасы өчен ул - 358 сум 14 тиен. Хәзерге заманда бәяләрнең тагын да артмасына...
-
Үз эшен ачарга теләүче сарманлылар мастер-класс үтә алалар
Иртәгә, 2 февральдә, 10.00 сәгатьтә Мөслим авылының "Мизгел" Яшьләр үзәгендә (Пушкин урамы, 44 нче йорт) "Как открыть бизнес с нуля?" дип исемләнгән мастер-класс үтәчәк. Аны "Эшкәмәрлек фабрикасы" Республика проекты оештыра. Керү ирекле.