САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Яратам!!! Бетте, китте...” бәйгебезнең чираттагы катнашучылары №9 - Нәфис һәм Римма

Сарманнан Нәфис һәм Римма Шакировлар.

Әкрен генә җилләр исеп,
Тараталар чәчемне.
Җаннарымнан артык күреп ,
Яратам бит мин сине.

Исмә әле, җил, тукта әле, җил,
Чәчемне таратасың.
Син дә, иркәм, мине шулай 
Өзелеп яратасың.

Җилләр туздырган чәчемне
Тарап үрдем икегә
Бер-беребезне яратабыз,
Бергә булыйк гомергә.

Үреп куйган чәчләремне
Кабат җилләр сүтмәсен.
Сөеп, сөелеп яшик,
Яшьлек әрәм үтмәсен.

Бәйге, дибез.

Нәрсә соң ул бәйге ?!
ярышасың, җиңеп чыгасың!
Яки инде исемлеккә кереп, 
Актив катнашучы буласың.
Юк, бәйгегә диеп кенә түгел,
Истәлеккә диеп төштек без.
Мәңгелеккә бергә- бергә булып,
Чәчләребез -чәчкә беркеттек.
....еллык никахыбыз бүген
Гашыйк көнне тагын яңара.
Картлыккача безнең мәхәббәт
Тирәнәя, тагын ныгая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев