САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Яңа ел ностальгиясе” конкурсының беренче катнашучысы билгеле

Әй, Яңа ел... Гомер китабына тагын бер бит өстәсәң дә, сине көтеп алабыз. Хәбәрчесе дә бар бит - "Тройка"ларда җил уйнатып, җиз кыңгыраулар чыңлатып, капчыклап шатлык өләшеп, Кыш бабай килә. Бик күңелле бәйрәм ич ул Яңа ел!

Үткән гасырның 80-90 елларында район үзәгендә колхозлар арасында пар атларга, "тройка"ларга конкурс була иде. Безнең “Коммунизм” колхозының ак атлардан гына торган, дугасына җиз кыңгыраулар таккан, матур итеп бизәлгән "тройка"сы hәрвакыт алдынгы урыннарны яулады. Бу эшне оештыруда ат караучы Әскәт абый Сәлемгәрәев hәм баш зоотехник Мирзаян Сабиров башлап йөрделәр. Атларны әзерләп бетергәч, урам буйлап узалар, кыңгырау тавышына урам тулы халык җыелыр иде. Җыр, бию, уен-көлке яңгырый, төрле маскалар кайнаша. Аннан паркка, фермаларга, Бикмәт, Петровка б/к бригадаларына барып, механизаторларны, терлекчеләрне, авыл халкын котлый Кыш бабай. Менә шундый матур, күңелгә якын булып, Яңа ел мизгелләре аклы-каралы фотоларда истәлеккә калды. Хәзер Кыш бабайлар җәяү йөриләр. Сәламәт яшәү рәвешедер, аларның да һаман яшь каласылары киләдер. 2020 яна ел хәерле, тыныч ел булсын. Барыбызга да сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш бүләк итсен.
Кәүҗияктән "Сарман"ны яратып укучы Гөлнара Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев