САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Яңа бәйге игълан ителә –“Иң матур, иң чибәр”

Бер конкурсыбыз тәмамлану белән, аңа алмашка икенчесе килә. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без “Иң матур, иң чибәр” дигән конкурс үткәреп алырга булдык. Язның беренче бәйрәме җитәргә санаулы гына көннәр калды.

Сез инде әниләрегезне, әбиләрегезне, апа-сеңелләрегезне, сөйгән ярларыгызны ничек итеп котлау, аларга нинди бүләк ясау турында уйланасыздыр. Моны безнең ярдәм белән эшли аласыз, хөрмәтле дуслар. Моның өчен без төркемебездә игълан иткән “Иң матур, иң чибәр” бәйгесенә үзегезнең  якыннарыгызның фотоларын җибәрергә генә кирәк. Бу, бер яктан, оригиналь котлау да булачак, икенчедән, алар турында райондашлар да беләчәк. Якыннарыгызның фотолары белән алар турында бераз мәгълүмат та җибәрегез. Иң матур, иң чибәр, дигәндә, билгеле, эчке матурлык, кешелек сыйфатлары да күздә тотыла.  

Кадерле әниләр, әбиләр, апалар-сеңелләр, сездән матур фотолар һәм үзегез турында кыскача мәгълүмат көтеп калабыз. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. 
Фотолар 5 март көнне сәгать 16.00 га кадәр кабул ителә.

Җиңүчене төркемдә тавыш бирү юлы белән билгеләячәкбез. Аны бәйгенең иганәчесе булган "Цветы Пятерочка" кибете хуҗасы Сөмбел Солтановадан чәчәк бәйләме көтә.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев