САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Тәбрия Сабирова «Үлемсез полк» акциясенә​ кушылды

Безнең яраткан әтиебез hәм бабабыз Байрамов Барый Вәли улы 1923 елның 1 июлендә Сарман районы Ләшәү-Тамак авылында туа. Хәрби хезмәткә 1942 елның 2 мартында чакырыла.

 

1942 елның 1 майенда Арзамас Шәһәрендә тех.училище тәмамлый. Ул бу училищеда механик- водитель һөнәре ала. Сугышта Т-34 танкында механик-водитель булып хезмәт итә. Сугыштан соң Рангазар 7 еллык мәктәбенә хәрби әзерлек буенча укытучы булып эшли. Ә калган хезмәт юлларын Муса Җәлил исемендәге колхозда,туган авылы Ләшәү-Тамакта үткәрә. Төрле тармакларда эшли. Безнең өчен яхшы әти, үрнәк бабай, авылдашлары өчен хөрмәтле кеше булды.
2014 елның 21 октябрендә безнең арабыздан 91 яшендә китте.
Тыныч йокла кадерле әтиебез, бабабыз .Без синең белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев