САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Татар авылы” конкурсының финал этабында тавыш бирү вакытын озынайттылар. Анда безнең райондашлар да катнашалар

Исегезгә төшереп китәбез: 2020 елның 14 февралендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан “Татар авылы” бәйгесенә старт бирелгән иде. Ул 10 мартта тәмамланып, 3 апрельдә конресс сайтында финалга чыгучылар арасында тавыш бирү башланды.

Оештыручыларга тавыш бирү вакытын озынайтуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булу сәбәпле, тавыш бирү вакытын 15 апрельгә иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр озынайтканнар.
Бәйгедә безнең районнан да катнашучылар бар. Сайтка кереп, бәйгедә катнашучыларны яклап, тавыш бирик, дуслар. Тавышны көненә бер тапкыр берьюлы барысына да бирергә мөмкин.
Шунысы да кызыклы: җиңү яулаган (1 урын алган) авылларда «Халкым минем» тапшыруы кунакта булып, авыл турында тапшыру әзерләячәк. Шулай булгач, яңа мөмкинлекләр ачыла.
Бердәмлектә – көч, райондашлар!

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев