САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Сарманда яшәүче Гөлсинә апа акциягә кушылды

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарафыннан игълан ителгән “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” акциясе дәвам итә.

Игълан ителгән көненнән башлап, әлеге игелек акциясендә шактый кеше катнашты һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрне сөендерде. Сарманда яшәүче хезмәт ветераны Гөлсинә апа Гыйбадуллина да, акциядә катнашып, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ике оекбаш бәйләгән һәм, күчтәнәчкә дип, хәер акчасы да тапшырды. Фотосурәттә күргәнегезчә, оекбашларның берсе бизәкләп бәйләнгән. 
- “Шәфкать”кә баргач өйрәнгән идем. Шушындыйны ук үзебезгә дә бәйләдем, - ди ул. 
Камиллеккә чикләр юк. Без Гөлсинә апага игелеге өчен рәхмәт белдерәбез һәм акциябездә катнашучыларның тагы да артуын телибез. 
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X