САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Ришат һәм Гөлия Хөснуллинар

Ришат Гөлия Хөснуллинар. Без 2017 елның 4 августында таныштык. Бер беребезне бер күрүдү ошаттык. 2018 елның 5 августында гөрпләтеп туй ясадык , диләр әлеге бәхетле парларыбыз.

Бәхетлеме дип миннән сорамагыз,

Бәхетне бит булмый аңлатып.

Йөрәк белән була аны тоеп,

Күңел белән сөеп, яратып.

Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны,

Юктыр аның кече, олысы.

Нәни генә булып тоелса да,

Гомерләргә җитә җылысы.

Сатып алып булмый бәхетләрне,

Алып булмый көнгә, айлыкка.

Ике йөрәк бергә тибә икән,

Әйләнә ул иң зур байлыкка.

Канатлары булмаса да аның,

Алып менә күккә, биеккә.

Үзең белән үзең сөйләштерә,

Җырлата да, аннан биетә.

Шундый чакта очрап урамнарда

Минем арттан карап калсагыз,

Җүләр, дисәгез дә үпкәләмим,

Бәхетемне шуннан аңларсыз.

Саклый алсам шушы байлыгымны,

Ходаема булып рәхмәтле.

Мәхәббәтем белән бәхетле мин,

Яратуым белән бәхетле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев