САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды

Бүген Сарманда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» дип исемләнгән мәктәп автобуслары йөртүчеләренең һөнәри осталык район бәйгесе үткәрелде. Ул районда беренче тапкыр оештырылды.

Бәйгедә катнашучыларны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова, «Хуҗалык тәэминаты» оешмасы директоры Рамил Ризатдинов, автомәктәп хезмәткәрләре, ЮХИДИ бүлекчәсенең административ практика инспекторы Марат Габдуллин, Гомумроссия мәгарифе һөнәри берлегенең Сарман территориаль оешмасы рәисе Илдар Һадиев сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Катнашучылар көчләрен ике этапта сынап карадылар. Беренче этап район үзәгендә урнашкан автомәктәптә үтте. Ул «Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре» дип аталды. Аның кысаларында автобус йөртүчеләр компьютерларда теоретик белемнәрен тикшерделәр. Икенче этап автомәктәпнең практика үтә торган мәйданчыгында узды. «Классик тиз маневрлар ясау» дип исемләнгән этапта автобус йөртүчеләр бирелгән маршрут буенча йөрделәр.
Ике этап балларын кушкач, җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды. Барлыгы биш урын бирелде. Җиңүче булып Ләззәт Мәүләвиев (Сарман зонасы) танылды. Икенче урынны Зур Нөркәй зонасыннан Илһам Хуҗин яулады. Өченче урында – Җәлил зонасыннан Шамил Зиятдинов. Аның хезмәттәше Наил Биккулов дүртенче урында урнашса, Иске Кәшер зонасыннан Ленар Газизов бишенче булды. Җиңүчеләр һәм призерларга Кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: бер генә катнашучы да истәлекле бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев