САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Районда "автобабай" бәйгесе үтте

Бүген районда инвалидлар ункөнлеге кысаларында, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, ДОСААФның район оешмасы һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә, традицион “Автобабай” бәйгесен үткәрде.

Исеме шулай аталса да, бәйгедә катнашучыларның әле барысы да бабайлар түгел һәм аларга бу сүзне әйтүе килешеп тә бетми кебек. Чөнки алар барысы да күңел көрлеге, яшәүгә көч һәм дәрт белән әле бик күп бик күп яшьләрне һәм дүрт саны төгәлләрне шаккатырырлык итеп яшиләр.
Бәйге, гадәттәгечә, теоретик һәм практик өлешләрдән трды. Анда катнашучылар башта ДОСААФның район оешмасында билетлар буенча юл йөрү кагыйдәләре сорауларына җаваплар бирделәр. Аннан оешманың автополигонында машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Быел, башка еллардан аермалы буларак, яңа төр күнегү – 90 градуска борылу кертелгән иде.
Ике этапның гомуми нәтиҗәләре буенча беренче урынны Ләшәү Тамак авылыннан Илнур Ханнанов яулады. Икенче урында – Сарманнан Рәмис Тимофеев, өченчедә – Чукмарлыдан Мисбах Ризатдинов. Аларга, барлык катнашучыларга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев