САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Минем әни – иң шәбе» исемле яңа фотобәйгебезнең беренче катнашучысы билгеле

Минем исемем Наилә. Мин Җәлил бистәсендә яшим.

Минем әниемнең исеме – Әлфия, аңа 59 яшь.

“ Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни.

Минем әниемнең исеме – Әлфия, аңа 59 яшь. Бүгенге көндә Җәлил бистәсендә яши. Әни – бик уңган-булган, тырыш, әйткән сүзендә тора торган, намуслы, сабыр холыклы, чыдам, ярдәмчел кеше. Аңа бары тик уңай сыйфатлар гына хас. Без гаиләдә 2 бала үстек, мин – төпчеге. Күпчелек тәрбия эше әни җилкәсенә төште. Абыем белән безгә бик яхшы тәрбия бирде, бик таләпчән булды. Намуслы, гадел булырга өйрәтте. Безне алдашмаска, эш яратырга, үз-үзеңә ышанырга һәм башка бик матур сыйфатларга өйрәтте. Бүгенге көндә дүрт оныгына әби дә әле ул! Аларны тәрбияләргә дә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев