САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Минем әни – иң шәбе» исемле фотобәйгебезнең чираттагы катнашучылары №18 - Лилия һәм Илнар

Безнең әни - Исламова Дамира.

Балаларың сине бик ярата -
Бик кадерләп сине яшибез!!!
Син бит безгә тормыш һәм тәрбия,
Гомер биргән газиз кешебез!!!

Тел йотарлык тәмле ризыкларың -
Бик җитез һәм тырыш кеше син!
Һәрвакытта, булышамын, диеп,
Ярдәм кулын сузып яшисең!!!

Кешедән Ким булмасыннар, диеп,
Нәрсә кирәк барысын бирдең!!!
Безнең өчен әни генә түгел,
Әти урынына да син идең!

Еллар уза... Эз итеп калдыра
Маңгайларда тирән эзләрне...
Ачуланма, әни, кичерә күр..
Саксыз әйткән авыр сүзләрне...

Хәзер инде, Фаиз абый белән,
Матур, тату гомер күрәсез...
Кызың кияүдэ, улың өйләнгән -
Дүрт оныгыгызны сөясез!

Киявең дә, син дип үлеп тора -
Киленең дә, әни, дип йөри!!!
Мондый бәхетне Аллаһ Тәгалә
Бар кешегә дә, әни, бирми..

Бакчадагы матур чәчкәләрең
Һәр кешене сөендереп тора..
Кыңгыраулар, ромашкалар өчен
Бигрэк тә исең китеп тора!

Йомшак, нечкә булса да күңелең -
Курыкмыйсың үзен бер эштән...
Өйрәнгәнсең үз өстеңә алып
Бар мәшәкатьне дә, син, яшьтән!!!

Һәр кешегә, дөньяга килгәндә,
Бүләк итә Ходай фәрештә!!!!
Гомер буе саклаучы, яклаучы,
Булышучы ӘНИЕМ һәр эштә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

24

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев