САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Мин бабам белән бик горурланам!, - ди 4 б сыйныфында укучы Газизов Илсаф

Минем дәү бабам Вагыйзов Габсалих Вагыйз улы, 1925 елның 13 маенда Сарман районы Иске Әлмәт авылында туа. 1943 елда сугышка алына. Кенигсбергка шәһәренә кадәр барып җитә. Ул зенитчы пулеметчы була. Бер тапкыр яралана, шуңа да карамастан, Җиңү көненә хәтле сугышта була. 1950 нче елда исән- сау әйләнеп кайта, бик күп орден, медальләр белән бүләкләнә.

Авылга кайткач колхозга эшкә керә, тормыш кора. Әбием белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, мин уземнең дәү бабамны күрә алмадым. Ул 2001 елның 23 маенда вафат була. Мин бабам белән бик горурланам!, - ди 4 б сыйныфында укучы Газизов Илсаф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев