САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Марат Бибишевның район төзелешендә өлеше зур

Рәсәй Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Марат Шакир улы Бибишев кебек якташларыбыз белән без горурланабыз.

- Ул - төзелеш өлкәсен оештыручыларның берсе, район өчен дә шактый игелекле эшләр башкарган кеше. Яр Чаллыда “Жилстрой”да җитәкче булып эшләгәндә, Сарманга еш килә иде ул. Аның ярдәме белән районда күп кенә төзелеш мәсьәләләре хәл ителде. “Тәүфыйк” мәчетен, Әлмәт авылының мәдәният йортын салганда, төзелеш материалларын аның аша кайтарттык. Үзәк даруханә тәрәзәләрен алырга да ул ярдәм итте. Башка объектлар төзегәндә дә, ярдәме зур булды. Ул җитәкләгән коллективта тәҗрибә туплап, безнең районга кайтып эшләгән кешеләр дә байтак булды, - дип искә ала якташыбызны үзе дә район төзелешенә лаеклы өлеш керткән хөрмәтле ветеран Әзһәм Исламов.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү бара. Без дә үзебезнең якташыбыз өчен тавыш бирик, хөрмәтле райондашлар. “Голосуй за своего земляка” язуына кереп, “Проголосовать” дигәнгә басасы һәм, Сарман районын сайлап, аның янындагы түгәрәккә тамга куясы. Шуңа аеруча игътибар итегез: түгәрәкнең нәкъ менә район исеменә туры килгәнен сайлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев