САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Үлемсез полк” акциясендә чираттагы катнашучыбыз Салихова Фәнүзә

Дәү бабай Әхтәмов Гәрәй Әхтәм улы 1923 нче елның 15 нче августында туган.

1941 нче елның 12 нче декабрендә Ворошилов Хәрби Комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Башта Казанда, аннан Ижевск шәһәрендә да хәрби әзерлек уза.
Сугыш юлы Мәскәү янындагы Можайск шәһәреннән башланып, Берлиннан ары Магдебург шәһәрендә тәмамлана. 1942 нче елның 19 нчы маенда Мәскәүдән ерак түгел Орел өлкәсе Мценский районында оборонада торучы Брянск фронтына караган 3 нче удар армия, 269 нчы укчы дивизия составындагы 497 нче 122мм артиллерия полкының 8 нче батарея частендә сугыша башлый. Бу полк 1 ел буе оборона сугышлары алып бара. 1943 нче елда Кызыл Армия дә, немецлар да һөҗүмгә әзерләнә. Немецлар 5 көнгә алданрак һөҗүм башлыйлар һәм беркадәр уңышка ирешәләр. Өч армияне чолганышка алалар, әмма ул тиз өзелә, безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчә.
Орел, Карачев, Брянск, Стародуб, Гомель, Рогачев, Бобруйск, Минск, Белосток шәһәрләрен азат итеп, Польша җирендә азатлык көрәше алып баралар. Аннан Көнчыгыш Пруссиягә керәләр. Германиянең Вормдитт, Мельзак, Браунсберг шәһәрләре, Фрмигаф култыгы, Кенигсберг шәһәрен штурмлауда, Польша аша Германиянең Франкфурт, Берлин шәһәрләрен алуда катнаша. Җиңү көнен Берлиннан 120 км көньяк- көнбатышта Эльба елгасы буендагы Магдебург шәһәрендә каршылый.
Орел шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен «За отвагу» медале, Днепр операциясе өчен «Кызыл Йолдыз» ордены, Кенигсберг шәһәрен дошманнан азат итү сугышлары өчен «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены һәм өч медаль белән бүләкләнә. Җиңү көненнән соң «50 лет Вооруженных Сил», «20 лет Победы в Великой Отечественной войне», «25 лет Победы в Великой Отечественной войне» медальләре белән бүләкләнә.
1947 нче елның 10 нчы апрелендә демобилизацияләнә. Озак еллар туган авылында агроном булып эшли. Тормыш иптәше Оркыя белән өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр.
1983 нче елның 26 нчы августында вафат.
Дәү бабайлар Бөек Ватан сугышында 4 ир туган катнаша. Олы абыйсы Әхтәмов Шәрифҗан Әхтәм улы 1910 нчы елда туган. 1941 нче елның 25нче июнендә Ворошилов Хәрби Комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. 1941 нче елның 28 нче июлендә Калинин өлкәсе Яңа-Ржев шәһәре янында барган сугышларда әсирлеккә эләгә. Соңгы хәрбиләр өчен концлагерь адресы: Латвия, Митава шәһәре. Шуннан соңгы язмышы билгесез. Әсирлектә үлә. Хатыны Бибиниса кызы Фәһимә белән улы Мөбарәкҗанны ялгызы үстерә.
Икенче абыйсы Әхтәмов Мәгъсүмҗан Әхтәм улы 1913 елда туган. 1941 елның 23 июнендә Иваново шәһәре Фрунзе РХК тарафыннан сугышка алына. 66 армия, 353сп, 47сд, п/п28671 составында сугыша. Өч тапкыр яраланып госпитальдә ята. Офицер. Соңгы хаты энесе Гәрәйгә Австриянең Зальцер авылы яныннан килә. 1945 нче елның 2 маенда Берлинда һәлак була. Берлин шәһәрендә җирләнгән.
Дәү бабайның энесе Әхтәмов Миңнегали Әхтәм улы 1925 елда туган. 1943 нче елның башында Ворошилов Хәрби Комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла һәм сугышка керә. 1945 нче елда аягы яраланып кайта. Сугыштан соң Яр Чаллы шәһәрендә яши. Хатыны Маһирә белән 3 ул үстерәләр. 1980 нче елда вафат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев