САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Үлемсез полк” акциясенә старт бирәбез, дуслар

Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, Ватаныбызны саклап батырларча көрәшкән каһарманнарыбыз турында хатирәләр яңара. Дәһшәтле сугыш һәркемнең ишеген шакыган. Яу кырында ятып калганнар истәлеге мәңгелек. Дошман белән аяусыз көрәшкә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз күтәрелгәннәр, күпләрнең балачагын, яшьлеген сугыш урлаган.

Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, төркемебездә, сайтыбызда “Үлемсез полк” акциясенә старт бирәбез, хөрмәтле дуслар. Әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Аның өчен, Бөек Җиңүгә өлеше кергән кадерле кешегезнең фотосын һәм аның турында кыскача мәгълүматны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресы аша безгә юллагыз, дуслар.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев