САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?

25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә.Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?

Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу. Димәк бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Шул уңайдан «Сарман» кинотеатрында «Минем студент елларым» дигән исем астында күңелле кичә оештырылды, кичәдә катнашучылар студент елларына кайтып сорауларга җаваплар бирделәр һәм студентлар белән берлектә күңелле уеннар уйнадылар . Кичә киноучреждение директоры Ринат Мифтахетдин улы тарафыннан эйтелгән «Тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!»дигән җылы теләкләре белән тәмамланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев