САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Бәйгеләргә катнашыгыз әле!

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 22 сентябрь көнне үткәреләчәк “КабакШОУ” кысаларында актив һәм креатив райондашларыбыз өчен күңелле конкурслар уздырырга планлаштырдык.

Зурлар өчен беренче бәйгебезне “КабакЧЫК” дип исемләдек. Анда катнашучылар безгә үзләре үстергән иң зур, иң кечкенә, иң эксклюзив кабак һәм алардан әзерләнгән мавыктыргыч композицияләренең фотоларын җибәрергә тиеш булалар. Ясаган композицияләрегезне сүтәргә ашыкмагыз, аларны бәйрәмгә дә алып килүегез сорала.

Икенче бәйгебез – “Кабак пеш, авызга төш!” Бу бәйгедә катнашу өчен, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең кабактан пешерелә торган милли ашларының рецептларын һәм әзерләгән ризыкның фотосын редакциягә җибәрүләре кирәк була. Ризыкны әзерләү процессын видеога төшерү тагы да ныграк хуплана.

Өченче бәйгебез – “Кабак (һәм) Каләм” – балалар өчен. Ләкин анда катнашу зурлар өчен дә тыелмый. Әлеге бәйге өчен иҗади осталык таләп ителә. Катнашучы кабак турында әкият, шигырь язарга яки рәсем ясарга һәм аларны безгә җибәрергә тиеш була. Җиңүчеләр номинацияләр буенча билгеләнәчәк.

Сездән креатив, иҗади, матур эшләр көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар, кадерле балалар!

Хөрмәт белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев