САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Кабак (һәм) каләм” бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Габделгали Исәнбай

.

Өмет кабагы

Габделгали Исәнбай

Мин ул тыкрыктан һәркөнне үтә идем. Сул якта берни чәчелмәгән, мәтрүшкә белән тулган басу, аннан астарак — Сәлер күле. Уң якта — Мәүлидә апаның күптән бәрәңге утыртылмаган, кап-кара, сирәк алабута күренгәләгән бакчасы. Бу сукмактан үткән саен шуңа гаҗәпләнәм: бакчасының нәкъ түрендә бер ялгыз кабак үсентесе күренә. Элек күп иде — бер генә дә түгел, бакча тулы. Ә хәзер — ялгыз үсенте. Кабагы да буламы-юкмы — белүче юк. Ник ялгыз ул? Ни сәбәпле калган җирендә берни дә утыртылмаган? Бу сорауларны күптән бирәсе килеп йөри дә, Мәүлидә апа күптән күренми. Ул инде өлкән яшьтә, гомер буе сыер савучы булган, элегрәк трактор белән басуларда эшләгәнен дә ишеткәнем бар. Өч егет әнисе. Беренче малае бик нәни чакта чирләп үлә. Икенчесе — Мирас, 41-нче елда, сугыш башлану белән, егерме дүрт яшендә өен, авылын, җирен ташлап, чит җирләргә китеп яши, элемтәгә чыкмый. Өченчесен сугышка алалар — бик авыр заманага эләккән өч ул әнисенең күңелендә кайгыдан тыш берни юктыр.

Эш буенча китеп, өч ел үткәннән соң, төн уртасында авылга кайтып төштем. икенче көнне иртә белән үк күрше авылга барырга, эш кәгазьләрен бирергә кирәк иде. Кояш чыгар-чыкмас шул тыкрыкка якынлашып килгәндә, Мәүлидә апаның өеннән яхшы киенгән, мыеклы, бүкән гәүдәле, сәер генә берәү чыты. Түзмәдем — якынрак килеп эндәштем. «Кем буласың? Кайсы авылдан?» — диюем булды, кесәсеннән тәмәкесен алды да: «Сыйлыйм», — диде, үзе дә капты һәм тынып калды. Авылга яшәргә килгән берәрсе дип уйладым. Тәмәкесен кабызу белән: «Хәбәр килде, шушы өйгә кайтып, абыеңның хатларын алып кит, йортны калдыр, дигән. Кемнән икәне билгесез», — диде. Ул уртанчы малае — Мирас булып чыкты. «Кердем, әнкәйне җирләгәннәр инде. Бакчага чыгарга оят, бу бит кайчандыр иң якын, яланаяк йөгереп йөргән, үз кулым белән утаган, казыган бакча. Оят! Я, Ходай, оят!» — диде ул кабат. Күзеннән күренер-күренмәс яшь бөртеге агылып, мыегында югалды. «Оят, абый, әнкәй, әткәй каршында оят», — диде Мирас. Шуннан уйга, кайгыга батып, бик озакка тынды. Кесәсеннән алган хатларын миңа сузып: «Тот, мин бу хатларга да лаек түгел, миңа китәргә кирәк», — диде. Өч хат. Алдым. Мирас тиз-тиз атлап китеп барды.

Хатлар.

Алар — Мәүлидә апаның өченче малаеның сугыштан җибәргән хатлары ләбаса. Укыдым, алар күп түгел. Беренчесендә — «Барып җиттем, әнкәй, борчылма, бар да яхшы булыр», икенчесен укып булмады, аның кәгазе юешләнеп, карасы аккан иде. Өченчесендә — «Әнкәй, хатны укыганда елама! Мин исән, җәрәхәтләрем төзелеп килә, тиздән кайтырмын! Бакчага чыгып, кабак утырт! Күп утырт! Кайтам, Аллаһы теләсә, кайтам». Соңгы хатның килгәненә — 25 ел. Кайтмады. Шул хаттан соң күз яшьләре белән тыкрыкка йөгердем. Бакчаны чүп үләне баскан. Еллар буе үскән кабаклар — өмет кабаклары — алар инде юк.

20.09.2023

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев