САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №39 - Миннеганиев Касыймхан

Миннеганиев Касыймхан Миннегани улы 1925 елның 20 декаберендә Сарман районы Боламык авылында туа.

 1942 нче елның декаберендә 18 яше тула һәм 1943 елның гыйнвар аенда фронтка китә.1943нче елның гыйнвар аеннан 1944нче елның мартына кадәр 742 нче укчылар полкында укчы була.1944 елның март аеннан май аена кадәр авыр яраланганнан соң госпитальдә дәвалана. Госпитальдән соң ул 633 нче укчылар полкына билгеләнә, анда укчы була.1944 елның 1июлендә аягы каты яралана. 1945 нче елның 18 апреленә кадәр госпитальдә дәвалана.1945 нче елның апрель аенда инвалидлык буенча бронь бирелә. 1945 елның апрель аенда туган авылына кайта. Колхозда счетовод булып эшли. Тормыш иптәше Өлфәт белән 5 кыз устерәләр. 1988нче елны вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев