САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №37 - Низамов Нәҗип

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №37 - Низамов Нәҗип.

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз"акциясендә бабам турында сөйлисем килә,- ди Шәрләрәмә балалар бакчасыннан Гыйләҗева Айсылу.Минем бабам -Низамов Нәҗип Низам улы.Бабам җиңүгә зур өлеш керткән кеше. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны. Бабам 1943 нче елның 7 нче гыйнварендә армия сафларына алына. Сугышка киткәндә бабама 17 яшь була. Аны артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. Мәскәү- Минск юлларын немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен бабам Польшада каршылый.Сугыштан бары 1948 нче елда гына кайта.Туган җирләренә әйләнеп кайткач озак еллар буе снабженец булып эшли.Әбием белән алар 4 бала үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев