"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №32 -Газизов Зиннур

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №32 -Газизов Зиннур Миргалимович.

Минем әти сугышка 17 яшьтә китә. Парадта 14 тапкыр катнаша. Җиңү Парадында почётлы караулда торырга лаек була. 1944 елда Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә хезмәт башлаган егетне 3 айдан Мәскәү шәһәренә җибәрәләр. Анда эчке гаскәрләрдә хезмәт итә ул. Бөек Җиңүдән соң солдат Балтик буе илләренә китә. Каунас, Шаулай шәһәрләрендә була. Бик мөһим сәяси чарада - Югары Советка сайлауларны оештыруда ярдәм төркемендә катнаша. Хәрбиләрнең бурычы сайлауларны өзәргә тырышкан бандаларга каршы көрәшү була. 3 айдан соң янә үз частенә әйләнеп кайта. 1952 елда гына демобилизацияләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте