САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №24 - Мәрданшин Мөбәракша

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №24 - Мәрданшин Мөбәракша.

Мәрданшин Мөбәракша Мәрданша улы Сарман районы Күтәмәле авылында туа.1942 елның 21июнендә Бөек Ватан сугышына китә Ленинград фронтында 534 нче Армия Миномет Выборг полкында элемтәче -телефонист булып хезмәт итә.Ленинград оборонасында катнаша,Венгрия,Австрия,Чехославакияне азат итүдә катнаша.Җиңү көнен Прагада каршылый.Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3 дәрәҗә Дан ордены,"За оборону Ленинграда","За отвагу","За взятие Вены", "За доблестный и самоотверженный труд в период ВОВ 1941-1945 годов","В память 250 летия Ленинграда"медальләре белән бүләкләнә. Сугыш аның өчен дүрт елга сузыла.1946 елның май аенда туган авылына әйләнеп кайта.Сугыштан соң "Кызыл Октябрь (Родина) колхозында баш бухгалтер булып эшли .1974 елда 55 яшендә вафат.Быел 100 яше тулган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев