САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №22 - Закирҗанова Зәйтунә

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №22 - Закирҗанова Зәйтунә.

Закирҗанова Зәйтунә Закирҗановна.
Илексаз балалар бакчасына 2010 елда очрашуга килгән иде.
Шамсиева Ралина Радик кызы Зәйтүнә апаның оныкчыгы-Илексаз мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә йөри.

Боек Ватан сугышы чорында кешелэр идея хакына яуга кергәннәр,идея хакына һэлак та булганнар.Социаль гаделлек,азатлык,тигезлек вә туганлык идеясе кешеләрне берләштергән,туплаган.Якты киләчәк өчен,байларсыз-хәерчеләрсез яна жәмгыять төзу өчен һэлак та булганнар.Алар яшисе җәмгыять өчен көрәшкәннәр…

Шуларның берсе- Закиржанова Зәйтунә Закиржановна.

Урта мәктәпне тәмамлап,кулына өлгергәнлек аттестаты алгач чыгарылыш кичәсе Зәйтунә өчен гомерендәге ин шатлыклы вакыйгаларның берсе булып калырга тиеш иде дә бит…Әмма 1941 елның 22 июне аның яшьлек хыялларын чәлпәрәмә китерә.Сугыш кызның алдагы тормышын җимереп,аннан санап бетергесез михнәт,ачы хәсрәт һэм күз яшьләре алып килә.Зәйтунә апа белән бергә мәктәпне тәмамлаган егетләр бер-бер артлы фронтка китәләр.Институтка кереп,укытучы булу теләге белән янып йөрүче Зәйтунәгә бу уйларны онытып торырга туры килә.Шулай да ул мәктәпкә бара һәм өлкән пионервожатый булып эшли башлый.1941 ел Закиржановлар гаиләсенэ тагын бер кайгы сала:каты авырудан сон әниләре Бәдрикамал биш баласын ятим калдырып гүр иясе була.Гаиләнең бөтен мәшәкатьләре балаларның иң олысы Зәйтүнәгә һәм әтиләре Закирҗан җилкәсенә төшә.Бәхеткә,Закирҗан абзыйны фронтка жибәрмиләр.Ул,башка укытучылар белән бергә,мәктәптән калган бөтен вакытын колхозда эшләп үткәрә,еш кына укучылар белән бергә басуга да чыга.

1942 елда фронтка райондагы хатын-кызларны жибәрә башлыйлар.Ноябрь аенда чират Зәйтунәгә дә җитә.Ул авылдашы Мияссәрә Раббаниева белән Мәскәу өлкәсендәге запас полка озатыла.Билгеләнгән җиргә барып җиткән көннән ук авыр солдат тормышы башлана.Тугыз ай буена нечкә беләкле хатын-кызлар төрле кораллардан атарга,кул сугышы,сафта йөру алымнарын өйрәнәләр.Һәрби укулар тәмамлангач,Зәйтүнә Смоленск өлкәсенең Демидово шәһәрендәге эчке гаскәрләр бригадасына билгеләнә.Нинди генә заданиеләр тапшырылмый аларга!Хәрби обьектларны саклау,немецлардан азат ителгән районнардан диверсантларны,сатлык җаннарны эзләп табып зарарсызландыру һм башка бик куп куркыныч эшләр башкарырга туры кил кызларга.

Зәйтүнә апа хезмәт итүче подразделение сугышчыларына фашист иярченнәрен кулга алу заданиесе бирелә.Алар кич белән Волошиннарнын йорты янында бакчада засада оештыралар.Нәкь шул көнне элекке полицай мунча керергә һәм азык-төлек алырга өенә кайтырга тиеш була.Әмма кемдер тарафыннан засада турында кисәтелгэн Волошин ул кичне өйләрендә күренми.Икенче көнне милиционерлар сазлыклардан чыгып килуче бер яшүсмерне тоткарлыйлар.Ул каты каршылык курсәтә,качып китәргә омтыла.Бу Волошиннын олы улы булып чыга.Сорау алулардан сон,бандитларга куркыныч янавы турында ул хәбәр иткән булып чыга.Зәйтүнәләр подразделениесе сак кына цепь белән сазлыкларга керә башлый.Алар куе камышлар аша эчкә таба йөз метрлап үтүгә,ике жирдән эре калибрлы немец пулеметлары телгә килә.Безнең яктан өч солдат кыз авыр яралана.Сатлык җаннарны җинел генә кулга төшереп булмасын аңлаган командир,алга баруны туктатып,дошман атып ятучы җирләрне миномет белән эшкәртергә боерык бирэ.Ун-унбиш минуттан барысы да тынып кала.Тагын ярты сәгатьтән безнең сугышчылар фашист иярченнәренең снарядлардан тишкәләнеп беткән гәүдәләрен табып,сазлык кырыендагы коры җиргә алып чыгып салалар.Канлы бәрелештә Зәйтүнә апа байтак кына коралдашларын югалтты.

Фронт акрынлап көнбатышка күчә. Зәйтүнә апа частен Ленинград шәһәренә җибәрәләр.Солдат кызлар биредә Петропавловск крепостен һәм акча сугу йортын саклыйлар,Җинү көнен дә биредә каршылыйлар.

Солдат шинелен Сарман кызы Зәйтүнә 1946 елның ноябрь аенда гына сала.Аннан соң туган якларына кайта һәм тыныч хезмәткә керешә.Яшьлек хыялларын тормышка ашырып,Минзәлә педагогия техникумын тәмамлый.Аннан сон 30 елдан артык уз районының Илексаз авылында башлангыч сыйныфларга белем бирә.Шуның 20 елын мәктәп директоры да була.Ире Миңнулла абый белән тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр.Кызлары Роза белән Раушания Зәйтүнә апа кебек –педагоглар,уллары Риф-районда билгеле кеше-милиция подполковнигы,жинаятьчеләрне эзләү булеге башлыгы булып эшләделәр.Алар барысы да лаеклы ялда инде.

Җиңү көне булсынмы,хәтер көнеме-Зәйтүнә ханым аларны дулкынланып каршы ала иде.Хәтирәләрен яңартып: « Без күргәннәрне алдагы буыннар күрмәсен,күк йөзе һәрчак аяз булсын,аналар улларын,кызларын югалтып күз яшьләрен түкмәсеннәр иде»-,дип әйтә иде.

Зәйтүнә апа безнең арада юк инде...Ләкин ул безнең куңелдә мәңге истә калыр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев