САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №20 - Нурмөхәмәтов Хөсни

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №20 - Нурмөхәмәтов Хөсни.

Нурмөхәмәтов Хөсни Нурмөхәмәт улы 1903 нче елның 1 нче мартында Сарман районының Тәкермән авылында туа. 
1930 нчы елларда Сарман районында күмәк хуҗалыклар оешуында зур өлеш керткән. 
Бөек Ватан сугышы башлануга Совет Армиясе сафларына алына. 
1942 нче елдан алып 1944 елга кадәр Ржев һәм Рига шәһәрләрендә немец-фашистларына каршы көрәшә. 
1942 елны Ржев шәһәрендә сул кулы, 1944 елны Рига шәһәрендә сул аягы каты яралана. 
Бөек Ватан сугышы вакытында, ул җәяүле гаскәрләренең капитан дәрәҗәсендә взвод командиры булып хезмәт итә. 
Ул 1944 нче елны «Бөек Ватан сугышының 2 нче дәрәҗә» ордены, ә 1945 нче елны «Германияне җиңгән өчен» медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 
1993 нче елда вафат булган һәм Сарман районының Сарман авылында җирләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев