САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №14 - Закиров Габделхәмит

Закиров Габделхәмит Мөхәммәтзакир улы 1918 елның июнендә Мортыштамак авылында туа.

Закиров Габделхәмит Мөхәммәтзакир улы 1918 елның июнендә Мортыштамак авылында туа. Хәрби хезмәткә 1940 елда алына. 1941 елда, сугышка кереп китәр алдыннан, бер атнага туган авылына кайтып килергә рөхсәт була. Гвардия өлкән сержанты танкчы Закиров Габделхәмит  алгы сызыкта хезмәт итә. Орел шәһәрен азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен, Сталинның Рәхмәт хатына лаек була. Кызыл Йолдыз ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», "Кенигсбергны алган өчен",«1941-1945 елларда Германине җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Япоан самурайларына каршы сугышта да була. Туган ягына 1947 елда кайта. 1958 елның июнендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев