"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №9 - Шәйхетдинов Әхтәм
Шәйхетдинов Әхтәм Шәйхетдин улы.
Шәйхетдинов Әхтәм Шәйхетдин улы.
1911 елның 3 июлендә Кәүҗияк авылында туган. Әхтәм бабам Саклау-Баш авылында яшәүче Нурия әбиемнең әтисе. Ул сугышка 1942 нче елның язында Кәүҗияк авылыннан китә. Сугышка керер алдыннан, бертуганы Габдулла белән күрешеп сөйләшү бәхетенә ирешә. Бу очрашу соңгы күрешү була - Габдулла абый сугышта һәлак була.
...Әллә ничә айларга сузылган Сталинград сугышы. Ачлык. Дошман төне буе утка тота. Бик күпләр ятып кала. Соңыннан аларны, сафларын тулыландырып, Воронеж юнәлешенәге сугышка кертәләр. Биредә бик күп янып беткән авыллар очрый. Әхтәм бабам, яна торган машинадан эре калибрлы пушканы исән алып чыкканы өчен, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Дошман әле чигенә, әле яңадан һөҗүм итә. Безнекеләр чолганышта калалар, пленга эләгәләр. Немецлар авыр яралыларны атып бетерәләр. Бабам да яраланган була. Муенында биноколь, матур буй-сынлы да булгач, аны офицер дип уйлыйлар, атмыйлар. "Яшь, сәламәт булуым аркасында гына исән калдым", - дип сөйли иде бабам. Аннан соң - Артем лагере, төрмә, Александра шахтасы... Безнең гаскәрләр якыная башлагач, әсирләрне Кировград шәһәренә алып китәләр. Шуннан Польшага озаталар. Ремешень шәһәренә килеп җитәрәк, барлык әсирләрне өч торкемгә бүләләр: шахтага, төзелешкә, крематорийга. Бабам төзелешкә эләгә. Кыскасы, бабамның әсирлектә күргән михнәтләрен сөйләп, язып кына бетерерлек түгел.
Тоткынлыктан аларны - күп меңләгән әсирләрне Америка гаскәрләре азат итә. Туйганчы ашаталар, юындырып, киемнәр бирәләр. Бөек Җиңүне бабам Эльба елгасы буенда каршылый. Ләкин илгә тиз генә кайта алмыйлар: немецларның "Тигр" танклары җитештерә торган заводларын сүттерәләр. Бабам туган якларга 1945 нче елның декабрендә генә кайта. Аның исән кайтуы Хөббениса әбием өчен зур куаныч була.
Сугыш яралары, әрнеп, үзәгенә үтсә дә, бабам гомере буе комбайнда эшли. Сугышка кадәр дә Нөркәй МТСында комбайнда эшләгән бабамны, сугыштан кайткач, МТС директоры Вәлишин абый чакыртып ала. Гомер буе тырыш хезмәт куя бабам. Аның хезмәтен югары бәяләп, алты тапкыр кул сәгате белән бүләклиләр. 1966 нчы елда "Родина" колхозында алдынгылар слетында Казаннан килгән Госманов фамилияле абый, кулын кысып, Әхтәм бабама Хезмәт Кызыл Байрагы орденын тапшыра. Куйган хезмәтләре өчен, "Атказанган колхозчы" исеме бирелә. Без - балалары күп орден-медальләргә лаек булган батыр һәм матур йөрәкле Әхтәм бабабыз белән горурланабыз. Килер язларны ятим калдырып, бабам инде гүр иясе булды. Ул дөньяларның һәрчак имин булуын теләде. Без - сугыш барышын тарихлардан гына укып белүчеләр сугышчылар батырлыгына, тылда хезмәт куючыларның фидакарьлегенә сокланабыз, алар алдында баш иябез, рәхмәт әйтәбез. Җир шарындагы башка бер генә кеше дә ул чор кешеләре кичергән сугыш газапларын күрмәсен, дөньялар һәрвакыт тыныч, имин булсын иде. Язмамны Х.Халиковның шигырь юллары белэн тәмамлыйм:
Буыннардан буыннарга
Күчә барыр сезнең даннар, ветераннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев