САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы № 18 - Шәрифуллин Әнәс

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы № 18 - Шәрифуллин Әнәс.

Шәрифуллин Әнәс Кәлимулла улы 1924 елның 13 августында Иске Минзәләбаш авылында туа.

1942 нче елны Иске Минзәләбаш урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлап 1942 нче елны хәрби хезмәткә алына. Сугыш юлын Белоруссия җирләрендә сержант, лейтенант булып 953, 614 нче полкларда хезмәт итә. 1947 елны туган авылына кайта. Күрсәткән батырлыклары өчен знаклар, Ватан сугышы орденнары, “За отвагу”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Ләшәү-Тамак мәктәбендә физика-математика укытучысы, мәктәп директор булып эшли. "Отличник просвещения" исеменә ия булла.

1993 нче елның 10 апрелендә вафат була.

Ватан азатлыгы өчен корәшкән әтиебез хәтеребездә мәңге яшәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев