САРМАН
  • Рус Тат
  • Гашыйклар көненә багышланган бәйгедә беренче катнашучыларыбыз - Айнур белән Лилия Сәетовлар

    Гашыйклар көненә багышланган бәйгедә беренче катнашучыларыбыз - Айнур белән Лилия Сәетовлар

    Яратам сине, кадерлем!
    Син диеп тибә йөрәк.
    Яшим, сулыйм синең өчен,
    Синдә - минем киләчәк.
    Тотынышып кулны-кулга,
    Тормыш юлын бергә үтик без.
    Сынауларның кайсы очраса да,
    Барын да ерып чыгарбыз без!
    Бәхетле мин синең белән,
    Син - тормышымның яме.
    Рәхмәт әйтәм Ходаема,
    Очраштырганга безне.
    Син - минем бар өметем,
    Киләчәктә терәгем...
    Мәңгелеккә синең белән
    Бергә булу - минем иң зур теләгем!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: