САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Диләрәм Ишанова «Үлемсез полк» акциясенә​ кушылды

Дәү әнием Оркыя белән бертуган Мулихов Галиәхмәт Әбелмөлих улы Бөек Ватан сугышында катнаша.

Ул 1918 елда Сарман районы Куҗак авылында крестьян гаиләсендә туа. 1940 елның июнь аенда армияга китә. Котовский шәһәрендә хезмәт итә башлый. 1941 елны, илдә Бөек Ватан сугышы башлангач (армиядә вакытта) шофер булып сугышка китә. Харьков – Днепропетровский - Ростов на Дону – Сталингарад шәһәрләрендә немецлар белән көрәшергә туры килә аларга. Шулай да бу шәһәрләрдә генә туктап калмый, бөтен Россия, Европа буйлап Берлинга кадәр барып җитә. Берлинда рейхстагка флаг элү өчен 3-4 көн сугыш бара. Өч милләт кешесе элергә менә, татар егете дә флагны элүдә үзенең өлешен кертә. 1945 нче елда Германиядә сакта да торган. Җиңү көненә кадәр сугышта була. 2 орден белән бүләкләнә. Ул 1994 нче елда вафат була. Без, Ишановлар гаиләсе, шундый батыр йөрәкле туганыбыз булган өчен бик тә горурланабыз!

Сугыш дигән зәхмәт

Хәтерлим мин әле буген дә

Бабам сөйләгәннәрен.

Сугыш елларында кайда булып

Нинди мәшхәр кургәннәрен.

Беркем уйларында булмый

Башланыр диеп сугыш.

Алып китә яшен, картын

Шундый явыз булган язмыш.

Авылларда калган хатын-кызлар

Сабыйларын кочып итәктә,

Яшьли сыный язмыш балаларны

Тик тәгәрәми алар тубәнгә.

Сугыш дигән зәхмәт усал була

Сузыла ул озак елларга.

Безнең бабай утлар, сулар кичеп

Барып җиткән хәтта Берлинга.

Шушы ерак җирдә бабам

Яралап кайткан кулын.

Шуның өчен дә күралмый

Явыз немецлар тылын.

Бик куп илләр кургән ул

Батырлыклар яулаган.

Хәзер инде кукрәге

Медальләр белән тулган.

75 ел инде менә

Сугыш беткәненә дә

Без аларга рәхмәтлебез

Бугенге көнебездә.

Диләрәм Ишанова 17.04.2020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев