САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Безнең бакча” видеопроектында катнашучыбыз бар +ВИДЕО

Май чүлмәгеннән күренә, дигәндәй, Буралы Чишмә авылында яшәүче азат һәм Фәүзия Гыйльфановларның капка төпләренә килеп туктау белән, бу йортта тырыш кешеләр яшәгәне аңлашыла.

- Капканы да, койманы да тормыш иптәшем үзе ясады, - ди хуҗабикә.
Ә ихатадагы матурлык, яшеллек, чәчкәләр төрлелеге Фәүзия ханымның тырышлыгы белән ясалган. Ир-ат кулы кергән өлешләр дә шактый. Гомерен халыкта сәнгатькә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүгә багышлаган мәдәният хезмәткәре бәйли дә, тегә дә, чигә дә. Өстәвенә оста бакчачы да ул. Чәчәклекләрендә төрле декоратив куаклар да, күпьеллык чәчәкләр дә үсә. Бакчаларында нинди генә агачлар юк: алмагач, чия, кызыл шомырт, ике төрле слива, абрикос, сырганак, груша, барбарис, кура җиләге, кара бөрлегән, камыр агачы (боярышник), карлыган... Теплицаларында җир җиләге өлгергән. Кыяр, помидор, кавын, карбыз үсә. Тмин, бөтнек, төрледән-төрле тәмләткечләр дә утыртканнар. Эксперимент өчен, сортларын кушып, берничә төп алмагачы да үстереп карарга булган быел “мичуринчы” ханым. Алар да бик матур булып яңарып киләләр.
Бүген, хөрмәтле дуслар, Гыйльфановлар бакчасына кунакка чакырабыз сезне.

  • Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев