«Бакыр базы» районда иң яхшы туристик урын дип табылды
Дуслар! Районда иң популяр туристик урынны билгеләү буенча безнең тавыш бирү ахырына якынлашты.
«САРМАН|Иң яңа хәбәрләр|Сарманово-берегите себя» төркемендә оештырылган тавыш бирү күрсәткәнчә, бездәге иң яхшы туристик урын – Сармандагы «Бакыр базы». Бу вариантны 46,59 процент тавыш бирүче сайлады.
«Бакыр базы» исә «Татарстанда ТОП туристик урыннар» дип исемләнгән проектта катнашачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, хөрмәтле төркемдәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев