Җәлил поселогының М. Г. Юзлибаев исемендәге балалар музыка мәктәбе укытучысы, "Экспромт" балалар тынлы оркестры җитәкчесе Фәрит Фоат улы Ханнановка "ТР атказанган мәдәният хезмәткәре" мактаулы исеме бирелде.
Аны кичә мәдәният министрлыгы коллегиясендә Республика Президенты Рөстәм Миннеханов тапшырды. Без хөрмәтле райондашыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Альбина Сабирова язмасы
Нет комментариев