»📸🗞️Хөрмәтле «Сарман» район газетасы хезмәткәрләре, журналистлар, хәбәрчеләр һәм матбугат ветераннары! Сезне Россия матбугаты көне – һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Районыбыз тормышын оператив яктыртуга, халык арасында ныклы элемтә урнаштыруга керткән иҗади өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезнең хезмәтегез үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга ярдәм итә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, илһам һәм эшегездә яңа иҗади казанышлар телим".
Нет комментариев