САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторлар билгеле булды

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр.

Чөгендер алу комбайнында эшләүчеләр арасында беренчелекне “Сарман” агрофирмасыннан Вәдүт Хөснуллин һәм Айрат Шәймөхәммәтов экипажы яулады. Икенче урында – “Нөркәй” агрофирмасыннан Илгизәр Амануллин белән Искәндәр Нигъмәтҗанов, өченчедә – “Җәлил” агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев һәм Илсур Ильясов экипажы. Төяүчеләрдән беренчелек – “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Дамир Моратовта. Икенче урынны “Сарман”нан Айрат Салихов, өченче урынны “Нөркәй”дән Илфат Йосыпов алдылар. Чөгендер игү агрономнары арасында урыннар болай булды: беренчелек – “Нөркәй”дән Рөстәм Исмәгыйловта, икенче урында – “Җәлил”дән Гөлнара Гарифуллина, өченче урында – “Сарман”нан Рамил Шакирҗанов.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев