САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда уракның беренче бишкөнлеге җиңүчеләре бүләкләнде

Урып-җыю эшләрен агротехник срокларда, югары сыйфат белән башкарып чыгу, уракта катнашучы комбайнчыларның һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче механизаторларның эшен стимуллаштыру, хезмәтне саклау шартларын яхшырту максатыннан, муниципаль район Башкарма комитеты 2019 ел уңышын җыюда катнашучы мехнизаторлар арасында ярыш үткәрү турында карар кабул итте.

Бүген, аның нигезендә, уракта беренче бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде. Премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар.
Механизаторлар арасында мондый ярыш районда инде берничә ел рәттән үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, быел нәтиҗәләрне комбайннарның ургычлары киңлегенә карап бәялиләр – алар тугыз һәм җиде метрлы ургычларга бүленеп чыгарыла. Беренче бишкөнлектә премияләрнең барысы да диярлек “Нөркәй” агрофиримасы механизаторларына булды. “Тукано-450” ( 9 метрлы) комбайнында биш көндә 5716 центнер ашлык суктырып, Рамил Салихов беренче урынга лаек булды. “НьюХолланд-6080” комбайнында эшләүче Наил Әхмәтшин, 5442 центнер күрсәткече белән – икенче, шул ук маркадагы комбайнны иярләүче Ленар Габдерахманов, 5416 центнер бөртек суктырып, өченче урын өчен бүләкләнделәр. Марат Камалов бу биш көндә 6030 центнер ашлык суктырган һәм беренче урынга чыккан. Икенче урында – 4792 центнер күрсәткеченә ирешкән Гомәр Солтанов, өченче урында – 4490 центнер күрсәткече белән, Петр Лукин. Алар өчесе дә “Мега-360” комбайннарында эшлиләр.
Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында беренчелекне “Нөркәй” агрофирмасыннан Сәлмән Шакиров алды. Ул “Мак Дон” ургычында 834 гектарда ашлык еккан. Икенче урында – 306 гектарда эш башкарган Рөстәм Минһаҗев. Өченче урынны “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Наил Кыямов алды, аның эш күрсәткече – 293 гектар.
Беренче урын өчен механизаторларга – 3000 сум, икенче урын өчен – 2000 сум, өченче урын өчен 1000 сум күләмендә премияләр тапшырыла.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев