САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район фермерлары семинарда катнаштылар

Бүгенге көндә районда 80 крестьян-фермер хуҗалыгы, дүрт авыл хуҗалыгы товарлары белән эшләүче кооператив һәм 9 меңнән артык шәхси хуҗалык бар.

Семинар эшлекле шартларда бик продуктив үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов алып барды. Семинар эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова катнашты.
Көн тәртибе буенча Альберт Наилевич иң элек авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече эшмәкәрлекнең 2020 елда башкарылган эшләренә йомгак ясады һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды. Үсемлекчелектәге эшчәнлекне үз чыгышында идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов яктыртты. Чәчүлек материалларының сыйфаты, нинди орлык уңышлы булуы хакында “Россельхозцентр”ның район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов сөйләде. Идарәнең механизация буенча консультанты Гөлүс Фәттахов авыл хуҗалыгы техникаларын алуда ярдәм программалары белән таныштырды. Районда ветеринар торыш һәм авырулардан саклану чаралары турында сүз ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илфат Солтановка бирелде. Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге белгече Айгөл Сабитова фермерларга, үз эшен җәелдерергә теләге булганнарга дәүләт ярдәме мөмкинлеге барлыгын җиткерде, аның шартлары белән таныштырды. Фермерлык үсешенә ярдәм итүче программаларга банк хезмәткәре тукталды.
Районда бүгенге көндә 80 крестьян-фермер хуҗалыгы, дүрт авыл хуҗалыгы товарлары белән эшләүче кооператив һәм 9 меңнән артык шәхси хуҗалык бар.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев