Район башлыгы чираттагы ункөнлек җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген район басуларында чираттагы ункөнлек нәтиҗәләре буенча чөгендер алуда хезмәт куючы алдынгы механизаторларны бүләкләү тантанасы булып узды.

  • Чөгендер алучылар арасында I урынны - Искәндәр Нигъмәтҗанов, Илгизәр Амануллин (“Нөркәй” агрофирмасы), II урынны – Руслан Миңнемөхәммәтов, Марат Мирсәетов (“Нөркәй” агрофирмасы), III урынны Фәрхәт Салихов, Ринат Сәгъдәтов (“Сарман” агрофирмасы) алдылар. Төяүчеләр арасында I урынга – Дамир Моратов (“Җәлил” агрофирмасы), II урынга – Айрат Салихов (“Сарман” агрофирмасы), III урынга Илфат Йосыпов (“Нөркәй” агрофирмасы) лаек булдылар. Агрономнар арасында исә I урын – Рамил Шакирҗановта (“Сарман” агрофирмасы), II урын – Гөлнара Гарифуллинада (“Җәлил” агрофирмасы), III урын – Рафис Гайсинда (“Нөркәй” агрофирмасы).
    Аларга акчалата бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар.
    Чөгендерчеләрнең күңелләре шат, татлы тамыр мул уңышы белән сөендерә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул гектарыннан уртача 470 центнер чыга. Бүгенге көндә әлеге культура 69 процент мәйданда алынган, барлык уңыш 288580 тонна тәшкил итә, дәүләткә исә 160 000 тоннадан артык шикәр чөгендере озатылган.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар