САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракның икенче бишкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов икенче бишкөнлек җиңүчеләренә премияләр тапшырдылар.

Беренче төркемдә — яңа комбайннарда эшләүчеләр арасында бу юлы да беренчелек «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Руслан Әгъзәмовта булды. Аның хезмәттәше Фәнил Вафин шулай ук икенче урын өчен бүләк алды. Өченче урын "Сарман«нан Артур Шәймәрдановка бирелде. Икенче төркем җиңүчеләре — ургычлары 9 метрлы комбайнда эшләүчеләр арасында җиңүне Илнур Ибраһимов яулады. Алмаз Һадиев бу бишкөнлектә икенче булды. Алар икесе дә «Нөркәй» агрофирмасы биләмәләрендә хезмәт куялар. Дамир Гайнуллин («Сарман») исә бу юлы да өченче урын өчен премия алды. Өченче төркемдә ургычлары 7 метр булган комбайнчылар Айназ Миңнуллин, Булат Сафин, Руслан Хаҗиәхмәтов (өчесе дә —"Нөркәй") иң яхшы күрсәткечләре өчен акчалата бүләккә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев