САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хезмәтчәннәре чәчүгә чыктылар

Бүген “Сарман” агрофирмасы игенчеләре арпа чәчәргә керештеләр.

Агрофирмада ул быел 4394 гектарда чәчәргә планлаштырылган. Аның 500 гектарында суперэлиталы “Нур” сорты чәчелә, калган гектарларда да җир куенына бары тик элиталы сортлар гына салыначак.
- Җирдә дым җитәрлек. Механизаторларның да кәефләре әйбәт, басуга ашкынып, җилкенеп чыктылар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, - ди агрофирма агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов.
Чәчелгән мәйданнар шунда ук катокланып та барыла. Механизаторлар җитәрлек, басуда көнгә берничә тапкыр тукландыру оештырылган, ягулык-майлау материалларына, запас частьләргә дә кытлык булмаячак, диләр хуҗалык белгечләре. Хәзергә агрофирма кырларында чәчүдә ике агрегат эшли, шушы көннәрдә аларның саны тагы да артачак.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X