САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләделәр

.

Районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнеп килә. Һава торышы яхшы булса, шушы берничә көндә татлы тамыр казылып бетәр, диләр. “Сарман” агрофирмасында эшне тәмамладылар, кагатлардагы чөгендерне төяп, шикәр заводына озатып бетерәсе калды. Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, чираттагы ункөнлек җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
Чөгендер алу комбайнында эшләгән иң яхшы экипажлар буларак, “Нөркәй” агрофирмасы механизаторлары хезмәте бәяләнде. Өч призлы урынны да алар алдылар. Искәндәр Нигъмәтҗанов белән Илгизәр Әмануллин, Руслан Миннемөхәммәтов белән Марат Мирсәетов, Альмир Саттаров белән Илсур Сәетов бүләкләнделәр. Шикәр чөгендере төягечләрендә эшләүче Илфат Йосыпов (“Нөркәй”) – беренче, Дамир Моратов (”Җәлил”) – икенче, Айрат Салихов (“Сарман”) өченче булдылар. Рафис Гайсин (“Нөркәй”). Булат Вәлиев (“Җәлил”), Рамил Шакирҗанов (“Сарман”) иң яхшы чөгендер игүче агрономнар буларак акчалата бүләккә лаек булдылар.

Альбина Сабирова язмасы фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев